15 август көнне Теләче районы Субаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан Иван Иванович Егоровка 96 яшь тулды. Бу олы бәйрәм белән аны Теләче муниципаль районы башлыгы һәм Айдар авыл җирлеге башлыгы исеменнән котладылар.
Шул ук көнне Казаклар авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Нәкыйф Әхмәтгәрәй улы Гобәйдуллин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Туган көннәрен бәйрәм итүчеләргә нык сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч күк йөзе теләделәр.