«Астра» тернәкләндерү үзәгендә «Шәһәр баланың яшәү мохите буларак» дигән чара узды

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

16 нчы август көнне Алабуга муниципаль районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Шәһәр баланың яшәү мохите буларак» дигән чара узды. Чараның максаты – балаларны шәһәр мохите белән таныштыру, скверларны һәм паркларны яшелләндерү, подъездларда, урамда чисталык кагыйдәләрен үтәү кирәклегенә игътибар бирү.

Дәрес барышында балалар актив рәвештә тәрбияченең сорауларына җавап бирделәр, рәсемнәр карадылар, кроссворд һәм табышмаклар чиштеләр, «Чүп фантазиясе» шигырен укыдылар. Дәреснең гамәли өлешендә алар тозлы камырдан «Шәһәр скверы» дигән композиция ясадылар.

Чарада барлыгы 20 кеше – инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International