Лаешта урнашкан “Алтын көз” үзәгендә гражданлык куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында чаралар уздыру дәвам итә

2012 елның 12 сентябре, чәршәмбе
“Алтын көз” халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә, гражданлык куркынычсызлыгы айлыгын үткәрү планы кысаларындагы төп чаралардан тыш, чираттагы гамәли дәрес уздырылды. Ул “Беренче медицина ярдәмен күрсәтү” дип исемләнгән иде. Катнашучылар бу көнне баш яралану, кул, аяк сөякләре сынуочракларында , кан агуны туктату өчен жгут салганда ничек беренче ярдәм күрсәтүне мисаллар белән дәлилләп аңлаттылар. Дәресне үзәкнең шәфкать туташы алып барды. Ул хезмәткәрләрне кызыксындырган барлык сорауларга да тәфсилле җаваплар бирде. Беренче ярдәм күрсәтү буенча барлык киңәшләр дә белгечләр тарафыннан исәпкә алынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International