Менделеев халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды

2012 елның 12 сентябре, чәршәмбе
Эшсез калган һәм яңа эш урыннары эзләүче гражданнарга үзләренең вакансияләрен 6 оешма тәкъдим итте. Алар арасында “Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы”,    «Менделеевсказот» ҖЧҖ, ПП «Кама-Сакс» ҖЧҖ, «Комфорт Успех» ҖЧҖ, ПО «Начало» ҖЧҖ (Яр Чаллы), «Форд Соллерс Елабуга» ҖЧҖләре бар.
    Ярминкәдә 80 нән артык вакансия тәкъдим ителгән. Бу көнне йөк төяүче машина йөртүчесе, МСР слесаре, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, механик, савыт-саба юучы, комплектлаучы, инженер-технолог кебек белгечлекләр буенча вакантлы урыннар булган.
     Ярминкәгә 90 кеше килгән. Шуларның күп өлеше – хатын-кызлар. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча 26 кешегә эш урынына юллама бирелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International