«Асылташ» приюты белгечләре шәһәр яны лагерендә ял итүче балалар янына бардылар

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгечләре «Берсут» балалар сәламәтләндерү лагерендә булып кайттылар. Әлеге чарада шәһәр яны лагерендә ял итүче 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәр булган 20 бала катнашты.

Приют педагогларының лагерьга килүе балалар өчен көтелмәгән сөенеч булды. Түгәрәк өстәл артында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар арасында җылы, дустанә һәм нәтиҗәле әңгәмә үтте. Балалар һәм яшүсмерләр ялдан алган уңай хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, чараларда, конкурсларда, эстафеталарда катнашулары, яңа планнар турында сөйләделәр.

Күчмә эш кысаларында психолог, социаль педагог, тәрбияче, социаль эш буенча белгеч һәм медицина хезмәткәре тарафыннан тәрбияләнүчеләр белән индивидуаль һәм төркемле дәресләр үткәрелде. Алар барысы да индивидуаль программа планы нигезендә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International