Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә хезмәткәрләр өчен «Үзмәшгульлек» дигән темага методик сәгать узды. Белгечләр белән очрашуга Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкиле Радик Гарифҗанов чакырылган иде.
Үз чыгышында ул үзмәшгуль граждан һәм эшкуар арасындагы аерма, үзмәшгуль кеше буларак теркәлү һәм салым түләү тәртибе турында сөйләде.
Белгечләрне үзмәшгуль статусының уңай һәм тискәре яклары, күләгә бизнес алып бару нәтиҗәләре һәм башкалар кызыксындырды. Алынган белемнәрне белгечләр үз эшләрендә кулланачаклар.