«Татнефть»нең пенсия алды яшендәге хезмәткәрләре оешманың икътисадый иминлеген өйрәнде

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

2019 елда «Демография» милли проекты кысаларында Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрне укыту мәсьәләсендә «Татнефть» ГАҖ белән хезмәттәшлек итә.

Укуга оешманың 5 хезмәткәре җибәрелгән. 2019 ел ахырына кадәр тагын 86 эшче укыячак.

16 август көнне «Оешманың икътисадый куркынычсызлыгын тәэмин итүнең комплекслы системасы» программасы буенча укучы төркемдә йомгаклау дәресе булды. Дәрес «Татнефть» ГАҖнең Корпоратив университетында эшлекле уен формасында узды. Уку курсы нәтиҗәләре буенча укучылар сынау үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International