Әлмәттә халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

16 августта Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән эшлекле иртәнге аш форматында чираттагы очрашу булды.

Очрашуда эш бирүчеләрнең, шул исәптән белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларның, балигъ булмаган гражданнарның, инвалидларның, күп балалы ата-аналарның, шулай ук инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарның мәшгульлегенә ярдәм итү буенча чараларда катнашу мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Чарада 12 оешма вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International