«Веста» үзәгендәгеләр үз характерларын өйрәнә

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча «Ариадна җебе» программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова «Минем холкым» дигән дәрес үткәрде. Әлеге чарада 13 бала катнашты.

Дәрес «Кем яхшы белә» дигән күнегүдән башланды, ә аннан соң белгеч балаларга һәр кешенең характерының уңай һәм тискәре яклары булуы турында сөйләде. «Караңгы һәм якты капчыклар», «Минем сыйфатларым», «Уч төпләре» дигән күнегүләрне үтәп, балалар үзләренә һәм тирә-юньдәгеләргә хас сыйфатларны ачыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International