«Милосердие» тернәкләндерү үзәгеннән 22 бала быел мәктәпкә барачак

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

16 нчы август көнне «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә беренче сыйныф укучыларын хөрмәтләү чарасы узды. Быел үзәктән 22 бала беренче сыйныфка барачак.

Балалар өчен концерт номерлары, уеннар белән программа әзерләнгән иде. Балалар мультфильм геройлары белән бергә мәктәпкә тулысынча әзер булуларын исбатладылар: букчаларын дөрес итеп җыйдылар, табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр һәм күңелле зарядка ясадылар. Ә әниләр бу вакытта алар өчен матур чәчәк бәйләмнәре җыйды.

Тернәкләндерү үзәгенең Күзәтчелек советы әгъзалары һәм районның иҗтимагый оешмалары вәкилләре балаларны һәм аларның ата-аналарын әлеге истәлекле вакыйга белән котладылар һәм кирәкле уку кирәк-яраклары белән букчалар тапшырдылар. Бәйрәм иганәчеләренең берсе «Милосердие» үзәгендә тернәкләнү узучы инвалид баланың әнисе иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International