«Һөнәри юнәлеш бирүче калейдоскоп. Минем хыялым һөнәрләре» программасы кысаларында Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Төзелештә кем эшли» дигән клуб сәгате узды.
Балаларга төзүче һөнәре турында күпкырлы, үз эченә күп белгечлекләрне берләштерүче төшенчә буларак сөйләделәр. Тәрбияләнүчеләр инженер һәм геодезистларның, ташчы һәм түбә ябучыларның кем икәннәрен белделәр.
Чара ахырында, алган белемнәрне ныгыту өчен, балалар белән һөнәри юнәлеш бирүче викторина үткәрелде.