2019 елның 16 августында Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге Муса Җәлил исемендәге тернәкләндерү лагерендә җәйге ялда булган балалар белән «Профессиональ эрудит» дип исемләнгән һөнәри юнәлешле интеллектуаль уен үткәрде.
Чара яшүсмерләрнең иҗади потенциалын тормышка ашыруга, һөнәрләр дөньясы турында күзаллауны киңәйтүгә, иҗади сәләтне үстерү һәм һөнәр сайлауда мөстәкыйльлек формалаштыруга юнәтелгән иде.
Викторинада 68 кеше катнашты. Иң яхшы белгечләргә истәлекле бүләкләр тапшырдылар.