Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге администрациясе социаль хезмәтләр алучылар өчен «Минем хокукларым һәм минем сайлау» дигән темага мәгълүмати-консультацион очрашу оештырды.
Директор Юлия Ивахина белән очрашу электораль мәдәниятне, гражданлык активлыгын күтәрүгә һәм мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның сайлау хокукларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән иде. Шулай ук учреждение җитәкчесе катнашучыларга «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимы кысаларында үзмәшгульләр буларак теркәлүнең мөмкинлекләре һәм өстенлекләре турында сөйләде.
Чарада 49 кеше катнашты.