«Алтын көз» үзәге тарафыннан бочче буенча 16 турнир оештырылган

2019 елның 16 августы, җомга

Лаеш районының «Алтын көз» комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Иҗтимагый инициатива-2018» республика конкурсында «Көмеш волонтерлык» номинациясендә җиңү яулаган грант гамәлгә ашырыла.

Грант акчасына бочче уены алынган. Узган елның августыннан бирле учреждениедә 16 уен үткәрелде. Аларга сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 17 кеше җәлеп ителде. Спорт чаралары барышында катнашучылар җитезлекләрен һәм үзләренең физик сәләтләрен күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International