12-14 сентябрьдә “Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм республика мәгълүмати үзәгендә семинар-супервизия узачак. Катнашучылар биредә «Яңа туган балалардан баш тарту һәм яшь балалары булган гаиләләрне тернәкләндерү, балигъ булмаган әти-әниләрне кайгырту» темасына сөйләшәчәкләр.
Чарага Мәскәүнең балаларны начар мөгамәләдән саклау Милли фонды, социаль ятимлекне кисәтү Хәйрия фонды тренеры Н.Г.Королева киләчәк. Максаты: семинарда катнашучыларга хезмәтне күрсәтүдә килеп чыга торган кыенлыклырны чишүдә супервизик ярдәм күрсәтү.
Чараның башлану вакыты: 10.00