«Балачак иминлеге» бөтенроссия акциясе кысаларында Апас районының «Рассвет» комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе педагоглары чара үткәрде. Очрашу район үзәк китапханәсе белән берлектә оештырылды, анда хәвеф-хәтәр төркемендәге гаиләләрдән балалар һәм ата-аналар катнашты.
Чараның максатлары: уен формасында эшне оештыру аша укуга карата кызыксыну уяту, җаваплылык һәм карарлар кабул итә белү осталыгы тәрбияләү, шулай ук балаларның имин тормыш эшчәнлеге мәсьәләләрендә ата-аналарның педагогик белемен арттыру.
«Үз балаларыңның иминлеген тәэмин итү өчен, аларга куркынычсыз тәртипнең гомуми кабул ителгән нормалары турында кирәкле белем бирергә, теге яки бу ситуациядә адекват, аңлы рәвештә эш итәргә өйрәтергә кирәк», – ди чараны оештыручылар.