Яңа рәсем техникалары сәламәтлекләре чикләнгән балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә

2019 елның 16 августы, җомга

Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге базасында «Без төрле – без тигез» проекты кысаларында клуб эшли. Клуб эшчәнлеге эбру техникасы ярдәмендә адаптация ресурсларын, эмоциональ өлкәне һәм иҗади потенциалны үстерүгә юнәлдерелгән.

16 август көнне комплекслы үзәкнең социаль педагоглары Екатерина Климовская һәм Ләйсән Сөнгатуллина Киров бистәсендә клубның чираттагы дәресен үткәрделәр. Белгечләр мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләнүче гаиләдә булдылар.

«Әлеге технология буенча эш баланың шәхесе үсеше өчен уңайлы шартлар тудырырга ярдәм итә. Эбру – суда бизәкләр булдыруны һәм аларны киләчәктә нинди дә булса өслеккә күчерүне күздә тоткан уникаль рәсем техникасы. Аның терапевтик эффекты баланың психофизик халәтенә һәм шәхси үсешенә релаксацион йогынты ясауга нигезләнә, ә даими дәресләр танып-белү һәм иҗади сәләтләрне, моториканың килешүенә ярдәм итә», – дип билгеләп үтә белгечләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International