Кичә Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә интеллектуаль уен узды. Аның максаты балаларның интеллектуаль дәрәҗәсен күтәрү, зирәклекләрен, игътибарын һәм иҗади сәләтләрен үстерү иде. Уенда 10 реабилитант катнашты.
Уен разминка белән башланып китте. Балаларга команданы берләштерүгә юнәлтелгән сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителде. Кыенлык тудырган биремнәр күмәк рәвештә тикшерелде, шул рәвешле уенчылар яңа белемнәр алдылар. Разминкадан соң «Кызыклы ребуслар», «Сүзле атыш», «Фантазерлар» раундларына күчтеләр.
Чара ахырында нәтиҗәләр ясалды, ә катнашучыларны медальләр белән бүләкләделәр.