15 август көнне Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен табигатькә чыгу оештырды. Чарада 21 кеше катнашты.
Ял урыны алдан ук сайланган иде. Табигатькә сәяхәт, саф һавада төшке аш әзерләү, өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларның төрле конкурсларда актив катнашуы – болар барысы да чараны онытылмаслык итте. Интернат-йортта яшәүчеләр күтәренке рух һәм уңай эмоцияләр алдылар.