Зәй районында ведомствоара социаль патронажда торучы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле сабыйлар һәм авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен ел саен Карамалы аучылык хуҗалыгы территориясендә бәйрәм чарасы уздырыла.
Быел бәйрәм 15 августта булды. Тугыз ел дәвамында әлеге чараны шәхси эшмәкәр Риф Әхмәтҗанов зурлап уздыра. Бәйрәмне оештыру һәм үткәрү инициаторы – «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге.
Бу юлы аучылык хуҗалыгының матур урман массивына социаль хезмәт күрсәтү кысаларында социаль хезмәтләр кабул итүче өч яшьтән алып уналты яшькә кадәрге төрле социаль категорияләрдәге гаиләләрдән балалар килде.
Анимацион программа барышында балалар мавыктыргыч уен сәяхәтенә киттеләр. Алар спорт эстафеталарында, күңелле конкурсларда, уеннарда, викториналарда һәм бию флешмобларында катнаштылар, квадроциклларда йөрделәр, күл буенча көймәләрдә йөзделәр, ата-аналар белән урман сукмаклары буйлап йөрделәр.
Бәйрәм ахырында тапшырылган татлы бүләкләр һәм сувенирлар балаларга аеруча ошады.