Әгерҗе муниципаль районының «Ласка» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Эмилия Сөләйманова җитәкчелегендә «Ягымлы дулкын» түгәрәге эшли. Дәресләргә йөрүче балалар дөрес дикциягә, дөрес сулыш алуга өйрәнәләр. Түгәрәктә дөрес сөйләшергә генә өйрәтмиләр, патриотизм һәм гражданлык темаларына да кагылалар.
15 август көнне Татарстан Республикасы көненә багышланган әдәби-музыкаль тапшыру гимннан башланды. Рус һәм татар телләрендә яңгыраган җырлар, ватан турында шигырьләр тәрбияләнүчеләрдә үз илләре һәм республикалары өчен горурлык хисе уятты.