15 август көнне Бөгелмә шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инспекторы Наталья Матвеева мәшгульлек өлкәсендә юридик консультация күрсәтте.
Чараның төп максаты Бөгелмә шәһәрендәге социаль якланмаган категория гражданнарга консультация ярдәме күрсәтү иде. Әлеге чарада төрле социаль төркем вәкилләре катнашты.
Бу көнне яңгыраган сораулар хезмәт өлкәсендәге хокукый мөнәсәбәтләргә, халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законнарга кагылышлы иде. Барлык мөрәҗәгатьләргә дә бөгелмәлеләр квалификацияле консультация алдылар. Шулай ук гражданнарга белешмәлекләр тапшырылды.