Спас районында пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрне укыту оештырыла

2019 елның 16 августы, җомга

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Спас районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан пенсия алды яшендәге гражданнарга һөнәри белем бирү оештырылды.

Шушы көннәрдә пенсия алды яшендәге алты кеше «ЭВМ операторы» программасы буенча һөнәри укуларын уңышлы тәмамлады. Чара Спас тармак технологияләре техникумы базасында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International