ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, 14 августа Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә 15 тәрбияләнүче, Арчадагы Г.Тукай исемендәге педагогика көллиятендә урнашкан “Әлифба” музеенда булды.
Музей җитәкчесе Дамир Таҗиев тарих йорты буйлап экскурсия үткәрде. Анда балалар татар телендәге беренче әлифба белән танышты, аның авторлары көллиятнең элеккеге укытучылары икәнлеген белделәр. Шулай ук, дөньяның алтмышлап төрле илләреннән кайтарылган зур әлифбалар коллекциясен карадылар. Музей 1999 елдан бирле эшләп килә. Монда балалар төрле тарихи экспонатлар, мәктәп кирәк-яракларын, элек укучылар утырган партаны, алар кигән мәктәп формасын һәм тагын күп әйберләр белән танышты. Алар беренче әлифбаны үз кулларында тотып, һәр битен кызыксынып карады, сораулар бирделәр – аларга татар телен өйрәну буенча беренче дәреслеккә кагылышлы һәрнәрсә кызыклы иде.
Үзәк белгечләре әйтүенчә, мондый очрашулар балаларда туган телгә мәхәббәт, китап укуга кызыксыну тәрбияләүдә, тирә-якны танып-белүдә, сөйләм тәҗрибәсен арттыруда әһәмиятле чара булып тора.