Бүген Әгерҗенең "Наз" приютында тәрбияләнүчеләр хезмәт инструкторы Александр Егоров җитәкчелегендә "Осталар остаханәсе" түгәрәгендә балалар комлыгы өчен такталардан капкач ясадылар.
Балалар таләп ителгән күләм буенча такталарны дөрес куярга, ярыклар калмасын өчен аларны тигез тезәргә өйрәнделәр. Очлары чыгып торган такталарны балалар карандаш белән бер үк озынлыкта билгеләп кистеләр. Комлык капкасы әзер булганчы күп көч куярга туры килде.Әлеге чарада 6 бала катнашты.