Тормыш юлын сайлау, социаль һәм һөнәри үзбилгеләнеш - һәр яшь кешенең тормышында бик авыр һәм җаваплы вакыт. Авыр тормыш хәлендәге яшүсмерләргә сайлау аеруча кыен була.
Шушы көннәрдә Әлмәт халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре авыр тормыш һәм социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләр өчен капкейлар ясау буенча мастер-класс үткәрде. Аш-су чарасын шәхси эшмәкәр, кондитер А.Ризванова үткәрде.
Мастер-класс түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән иде: һөнәрләр дөньясы белән танышу, кызыксынуларын, сәләтләрен тикшерү, киләчәк һөнәр турында уйлану.