"Астра" тернәкләндерү үзәгендә уен сәгате

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

13 август көнне Алабуга муниципаль районының "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Әйдәгез, танышыйк!" уен сәгате оештырылды.

Дәреснең максаты - уен формасында балаларны бер-берсе белән таныштыру, сөйләмне үстерү, игътибарны арттыру, дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү.

Дәрес барышында балалар "Әйдә, дус, түгәрәккә утыр" уенын уйнадылар, анда һәркем үзе туган шәһәре, шөгыльләре һәм дуслары турында сөйләде. Дәрес ахырында балалар үзләренең яңа дусларына теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International