14 августында Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар "Хыял" тегү фабрикасына профориентация буенча экскурсиягә килде.
Экскурсиянең максаты - балаларны фабрика барлыкка килү тарихы һәм тегүче эшенең үзенчәлекләре белән таныштыру. Кунакларга балалар һәм өлкәннәр өчен кием-салымның ничек тегелүен белү кызыклы иде. Балалар осталарның эшен зур кызыксыну белән күзәтте, ә тегү осталары, үз чиратында, балаларны кызыксындырган сорауларга бик теләп җавап бирде.
Экскурсия кием тегү цехыннан башланды һәм әзер продукция җыелмасы белән тәмамланды, шуңа күрә балалар куртка, комбинезон, чалбарлар кебек матур эшләнмәләр ясау юлын үз күзләре белән күрә алды. Балаларга мондый экскурсия кызыклы һәм мавыктыргыч булды.