2019 елның 14 августына республиканың мәшгульлек хезмәте органнарында рәсми рәвештә теркәлгән 11 303 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап атнасына караганда 42 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,56 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 46 461 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 413 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,24 кеше тәшкил итә.
Хисап атнасында 554 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 498 е элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 30 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.