Соңгы мәгълүматларга караганда, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән 280 эшсез граждан исәпләнә, бу узган атнага караганда 7 кешегә кимрәк.
Бу атнада шулай ук Кама Аланында эшсезләр саны кимегән, монда 2019 елның 14 нче августына халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 334 эшсез исәптә тора.
Хисап атнасында Яр Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән һәм Түбән Камада эшсез гражданнар саны арту күзәтелә. Әлеге моношәһәрләрнең мәшгульлек үзәкләрендә 1 164, 395, 476 һәм 930 эшсез кеше исәптә тора.
Менделеевскида бер атна эчендә вәзгыять үзгәрмәгән: шәһәрдә 63 эшсез кеше теркәлгән.