Яр Чаллы шәһәре “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучыларны Ял көне клубының ишегалды уеннарын оештыру буенча мастер-классына чакырды.
Станцияләр буенча күңелле сәяхәт формасында яшь катнашучылар төрле уеннар һәм аларның кагыйдәләре белән танышты, ә ата-аналар балачак уеннарын искә төшереп, аларның тәртипләрен барлык теләүчеләргә өйрәттеләр. Шул ук вакытта, уенга чакырулар һәм кызык санакчыклар да күп яңгырады.
Каникулларга карамастан, Яр Чаллы медицина көллияте студентлары – “Кояш” отряды волонтерлары да читтә калмады. Алар яшь социаль хезмәттән файдаланучыларның мөмкинлекләре чикле булуын яхшы белә һәм аларга һәрвакыт иңне куярга әзерләр. Шуңа күрә бу юлы да алар "Станцияләр буйлап сәяхәт" вакытында балигъ булмаганнар өчен юл күрсәтеп тордылар.
Очрашу ахырында психолог Сания Яһудина, ата-аналарны актив гаилә ялына өндәп, "Ишегалды уеннары" мәктәбен узганда баланың киләчәктә тормышында файдаланачак үзара бәйләнешнең ысулларын һәм формаларын үзләштерүен ассызыклады: ул кеше мөнәсәбәтләре өлкәсендә җайлашырга, кеше эшчәнлегенең мәгънәсен һәм бурычларын аңларга өйрәнә. Бу очракта әти-әниләрнең роле, аларның яшәү территориясендә ишегалды уеннары үсеше белән мавыгуы, шушы уеннарны оештыру өчен күршеләрнең берләшүе бик мөһим. Чөнки бу күңел ачу гына түгел, ә яшьтәшләр белән реаль мөнәсәбәтләрне формалаштыру, уртак гамәлләр буенча уңай тәҗрибә алу, шул рәвешле социаль ышанычны үстерү дә булып тора.