Менделеев шәһәрендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2012 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе
11 сентябрь көнне Менделеев эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе үтәчәк.
Бу көнне эш эзләүчеләргә үзләренең вакансияләрен алты предприятиенең кадрлар хезмәте белгечләре тәкъдим итә. Алар арасында “Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы”,  «Менделеевсказот» ҖЧҖ, ПП «Кама-Сакс» ҖЧҖ, «Комфорт Успех» ҖЧҖ, «Начало» ҖЧҖ ҖБ (Яр Чаллы), «Форд Соллерс Елабуга» ҖЧҖ бар.
Эш үзләүче гражданнарга түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителер дип көтелә: МКС эретеп ябыштыручысы, комплектлаучы, слесарь-сантехник, электромонтер, инженер-технолог, инженер-конструктор, тәрҗемәче, фрезеровщик, насос җайланмалары операторы һ.б.
Ярминкә барышында гражданнар кадрлар хезмәте белгечләре белән сөйләшә, аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алачаклар.
Чара иртәнге 8.30 дан 12 гә чаклы Фоменко урамы, 19 адресы буенча узачак.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International