Татарстанның мәшгульлек үзәкләрендә 45 меңнән артык вакансия бар

2012 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе
Агымдагы елның 5 нче сентябренә Татарстанның мәшгульлек үзәкләрендә 45 меңнән артык вакансия күрсәтелгән. Димәк,  хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ теркәлгән эшсезләр саныннан күпкә артып китә. 30 нче августтан 5 нче сентябрьгә кадәр булган хисап вакытында 3085 эш урыны ачык, буш булган. Әмма шул вакансияләрдән  2471 кеше генә файдаланып, эш урынлы булгуга ирешкән.
Татарстанда эшче кулларга булган ихтыяҗ бигрәк тә эре шәһәрләрдә югары кала бирә. Бу хәл республиканың моношәһәрләрендә кискен тора. Казанда эш бирүчеләр тарафынан тәкъдим ителгән вакансияләр саны – 24996 берәмлек. Яр Чаллы һәм Түбән Камада - 7247 һәм 2507 берәмлекне тәшкил итә. Чистайда 666 эшче кирәк. Ә башка моношәһәрләрдә исә 1200 шәр хезмәткәргә ихтыяҗ саклана.
Үз чиратында эш эзләүчеләргә урыннарны иң аз тәкъдим итә алучылар рәтенә Кама Аланы һәм Менделеевск керә.  Аларда эшсезләргә 73 һәм 335 вакансия  бирелгән.
Фотография e1.ru сайтыннан алынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International