Иң күп эштән китүчеләр – сәүдә һәм эшкәртүче җитештерү тармагында

2012 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 30 нчы августтан 5 нче сентябрьгә кадәр булган хисап атналыгында эшеннән азат ителгәннәр арасында иң күп эшсез дип танылганнар сәүдә һәм  эшкәртүче җитештерү тармагында күзәтелгән. Аларның икесеннән дә 91 шәр кеше эштән киткән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә дә  очрый. Мисал өчен, мәгариф һәм социаль, коммуналь, шәхси хезмәтләр күрсәтү тармаклары икенче урында. Биредә эш урыннарын 48 һәм 40 кеше калдырып киткән. 
Иң уңай хәл әлегә балык тоту тармагында күзәтелә. Биредә бер генә эштән китү очрагы да теркәлмәгән. Шулай ук файдалы казылмалар табу (6 кеше эштән киткән), энергетика (7 кеше), кунакханә һәм ресторан бизнесы (8 кеше) тармакларында да чагыштырмача уңай хәл күзәтелә.
Республика буенча хисап атнасында  җәмгысе 465 кеше эшсез дип танылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International