Түбән Каманың “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова “Рәхим итегез! Бәхетле гаилә" клубы уңаеннан социаль ярдәм күрсәтүдә торучы хатын-кызлар белән “Безнең гаиләдә аралашу культурасы: үзара аңлашуны табарга” дигән темага дәрес үткәрде.
Дәрес барышында психолог катнашучыларга “Сәламләүне сайлагыз”, “Мин – бәби”, “Орлык утыртабыз” һ.б. күнегүләр башкарырга тәкъдим итте. Әлеге биремнәр үз балаларына яңача карарга, аларны тәрбияләүдә җибәргән ялгышлыкларны билгеләп үтәргә, үзләренең эчке борчуларын, үпкәләрен һәм балага чын-чынлап ачылырга комачаулаган башка тискәре хис-тойгыларын киметергә мөмкинлек бирде. Кайбер катнашучыларның сүзләренә караганда, алар өчен гаеплеләрне эзләмичә тормыш өчен җаваплылыкны үз кулыңа алырга кирәклеген аңлау катлаулы булып чыкты.
Көчле эмоцияләр кабынуын булдырмас өчен психолог барлык катнашучыларга “Өлкәннәр һәм балалар арасында конфликтларны чишүнең оттырышсыз ысулына 6 адым (Т. Гордон буенча)” дигән белешмәлек таратты.