"Наз"да узган түгәрәк өстәлдә индивидуаль тернәкләндерү программаларын тутыру тәртибе турында фикер алыштылар

2019 елның 6 августы, сишәмбе

6 нчы август көнне Әгерҗе районы “Наз” балалар һәм яшүсмерләр приютында “Тәрбияләнүчеләрне тернәкләндерүнең индивидуаль  мониторинг программасын тутыру" темасы буенча  түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды.

Приют  директор урынбасары Егорова Олеся тарафыннан эш программаларын тутыру буенча анализ ясалды. Тәрбияләнүчеләр өчен эшләнгән бер айлык реабилитацион эшләр,  тәрбияләнүче балаларның реабилитацияләү проблемалары буенча индивидуаль эш программаларының вакытында тутырылуы, балигъ булмаган балаларның характерларын аңлап аларга якын килеп тернәкләндерү эшләре алып бару һәм планнар тәртибе белән таныштырылды.

Чернова Людмила  үткәргән вебинарга анализ ясалды, ИПР тутыру буенча, документлар тутырганда барлыкка килгән хаталарны төзәтү өстендә эшләр алып барылды. Нәтиҗәдә тәрбиячеләр һәм белгечләр белән ИПРларны  дөрес тутыру  һәм аларга беркетелгән блоклар буенча практик эш алып барылды. Түгәрәк өстәл эшендә 13 хезмәткәр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International