Яр Чаллының "Ышаныч" үзәгендә озак вакытлы тәрбия-карау пилот проектын гамәлгә ашыру уңаеннан "Озак вакыт кара-тәрбияләү системасы һәм кинестетика" темасына укулар узды.
Чара "Демография" милли проектының "Өлкән буын" проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.
Аның төп максаты - өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар тормышын лаеклы шартларда саклап калу һәм мөмкин булганча, аларны актив тормышка кайтаруны тәэмин итү.
Дәресне Мәскәүдә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү буенча укуларда катнашкан тренер үткәрде. Чара лекция, слайдлар трансляциясе формасында узды. Алган белемнәрне ныгыту өчен практик күнегүләр үткәрелде.
Сынау проекты уңаеннан белем алу укуларда катнашканнарга үз вазыйфаларын профессиональ башкарырга мөмкинлек бирә. Алынган белемнәр нәтиҗәсендә социаль хезмәткәрләр аз хәрәкәтләнүче өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны сыйфатлы, профессиональ дәрәҗәдә тәрбия кылачак.