5 августта Алабуга муниципаль районындагы “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Урманда хайваннар” темасына дәрес-уен оештырыды.
Шөгыльнең максаты булып хайваннар турында белемнәрен ныгыту һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү торды.
Шөгыль төрле очраклар буенча сәяхәттән башланып китте.”Урман хайваннары”, “Урманда кошлар”, “Урманда таныш булмаганнар” очраклар буенча төрле биремнәр бирелде. Балалар җавап бирде. Соңыннан әңгәмә үткәрелде, нәтиҗәләр ясалды.
Шөгыль азагында белемнәрне ныгытып аппликация ясадылар. Чарада 18 кеше катнашты.