Шушы көннәрдә Әлмәт балалар китапханәсендә "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белән берлектә балалар өчен "Кем күп укый, шул күп белә" дигән чара уздырылган.
Чараның максаты укучыларның китап укуга һәм әдәби иҗатка кызыксынуларын арттыру торды.
Балалар белән очрашу вакытында төрле викториналар үткәрелде, алар барышында балалар әдәбият өлкәсендә белемнәрен күрсәтте, күп кенә кызыклы мәгълүмат алды.