Бөгелмә районының "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Һава-десант гаскәрләре көненә багышланган батырлык дәресе узды.
Балалар "Десантчылар - ватан сакчылары" дип исемләнгән танып-белү әңгәмәсендә катнашты һәм десантчыларның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген, аларга нинди бурычлар куелуын белде. Шулай ук чара кысаларында балалар шигырьләр сөйләде, биеде, ә "Парашют" уенында остазлар җитәкчелегендә физик камиллек һәм команда рухын өйрәнделәр.