2 август көнне “Радость”халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре яшьләр эшләре идарәсе тарафыннан оештырылган “МамаПапи” фестивалендә катнаштылар.
Һәр кеше өчен тормышта иң мөһиме - гаилә. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм ихтирамга өйрәнәбез.
Сүз дә юк, балаларын әти-әниләре кебек белүче һәм яратучы юк. Шул ук вакытта ата-аналар еш кына сабыйлары белән җитәрлек дәрәҗәдә шөгыльләнмибез дип уйлый. Махсус методикаларны, баланың яшенә туры килүче уеннарны һәр ата-ана да белеп бетерми. Шулай ук баланың яшь үзенчәлекләрен, мөмкинлекләрен дә исәпкә алып бетермиләр.
Чара барышында социаль педагоглар учреждениенең эшчәнлеге һәм үзәктә гамәлгә ашырыла торган программалар турында сөйләде. Шуларның берсе “Әни белән бергә” дип аталган үстерелешле шөгыльләр программасы. Әлеге программа баланы балалар бакчасына әзерләү һәм бакчага ияләнүне җиңеләйтү өчен тәкъдим ителә.
Бу шөгыльләрдә, дөнья турындагы белемнәрне киңәйтүдән тыш, сабый башка балалар һәм өлкәннәр белән аралашу күнекмәләренә өйрәнә. Әлеге программа һәр тәрбияләнүченең гаиләсе белән партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштырырга, гаиләдә уңай психологик климат булдырырга һәм аны сакларга ярдәм итә.
Шулай ук барлык катнашучыларга мәгълүмати буклетлар таратылды.