"Демография" миллипроекты уңаеннан 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләрен медицина учреждениеләренә китерәчәкләр

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне медицина оешмаларына китерүне тәэмин итү өчен автотранспорт сатып алу, "Демография" милли проектының "Өлкән буын" проектын тормышка ашыруның бер өлеше булып тора.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасының административ-территориясендә 43 муниципаль район бар. Бу районнардагы торак пунктларның 98,7 % ы - 65 яшьтән өлкәнрәк 156,5 мең кеше яши торган авыл торак пунктлары.

Авыл җирендә, бигрәк тә ерак һәм уңайсыз урыннарда өлкәннәрне кирәкле ярдәм белән тәэмин итү өчен "Мобиль бригада" технологиясен үстерү дәвам итә.

Республикага бүлеп бирелә торган федераль бюджет акчалары мөмкинлекләре чикле кешеләрне авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне медицина оешмаларына илтү, йогышсыз авыруларны ачыклауга скрининглар үткәрү өчен кулланылачак. "LADA Largus" модельле өстәмә 43 автотранспорт чарасы сатып алыначак. Автомобильнең сыйдырышлыгы – 5 пассажир урыны, бер урын кресло-коляска.

Хәзерге вакытта муниципаль районнарда үзәк район хастаханәләре социаль яклауның территориаль органнары белән килешү буенча медицина тикшерүләрен уздыру план-графиклары әзерләнә, өлкән яшьтәге гражданнарның исемлекләре төзелә.

Машиналарны агымдагы елның август аенда китерү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International