"Веста" үзәгендә толерант шәхес формалаштыру буенча дәресләр курсы гамәлгә ашырыла

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская толерант шәхес формалаштыру буенча “Без барыбыз да төрле” шөгыльләр курсыннан “Барысы да синең кулларда" темасына төркемле дәрес үткәрде.

Чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала катнашты.Дәрестә балаларга беркемнең дә башка кешегә карата гаделсез булырга тиеш түгеллеген, бары тик беренче тәэсир буенча гына хөкем итәргә ярамавын күрсәтү, барыннан да элек, кешен аңларга кирәклеге җиткерелде.

Дәрес башында "Броунов хәрәкәте" уены үткәрелде. Дәрес “Скульптура” уены белән дәвам итте, анда катнашучылар төрле скульптуралар ясады.

Аннан соң балалар белән “Аралашу өчен нәрсә мөһим?” темасына әңгәмә узды. Шулай итеп, катнашучылар күп әйбернең мөһимлеген күрсәтте. Игътибарлылыкны һәм күзәтүчәнлекне тикшерү һәм үстерү өчен “Беренче тәэсирләр” уены оештырылды. 

Дәрес “Күбәләк” турында булган хәлне уку һәм аның буенча фикер алышу белән тәмамланды. Катнашучылар бертавыштан һәрнәрсә кешенең үз кулында һәм теләсә нинди карар кешенең бары тик үзеннән генә тора дигән фикер белән килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International