Әлмәт торба заводы һөнәри белем бирү программасында катнаша

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Әлмәт торба заводы “Демография” милли проекты уңаеннан “Өлкән буын" федераль проекты пенсия яшенә җитеп килүчеләргә һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирү программасында катнаша.

Предприятие 43 хезмәткәрне түбәндәге һөнәрләр (укыту программалары) буенча укытуга субсидия алды: ЭВМ операторы, слесарь-ремонтчы, кадрлар буенча инспектор, контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча слесарь. Укыту заводның үзендә башкарыла. Предприятиенең белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе бар.

1 нче августка булган мәгълүматларга караганда, барлык 43 кеше дә һөнәри белем алуга җибәрелгән.

2019 елның 1 августында беренче төркем (слесарь-ремонтчы) укуларын тәмамлады. Имтиханны 11 хезмәткәр тә тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International