Сарман районында инвалидны эшкә урнаштырдылар

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Сарман районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге III төркем инвалидны "ДЖКХ (Благоустройство) " ААҖга квоталы эш урынына эшкә урнаштырды. Шулай ук эш бирүче белән инвалидка хезмәт өчен түләү чыгымнарының бер өлешен каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирү турында килешү төзелде.

Оешма килешү төзү өчен гариза тапшырды. Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре эш бирүчегә барды, соңыннан комиссия килешү төзергә тәкъдим итте. Бүгенге көндә эшкә урнашкан гражданин әлеге оешмада уңышлы эшләвен дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International