Десантчылар "Яңарыш" тернәкләндерү үзәге балалары янында

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Хәтер һәм дан елына чаралар планын тормышка ашыру уңаеннан 2 августта десантчылар Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгенә килде.

Очрашуның максаты ватанга әхлакый-патриотик хисләр, Россия армиясенә карата хөрмәт тәрбияләү, хәрби һөнәр турындагы күзаллауларны киңәйтү.

Балалар десантчыларны шигырь һәм "Батыр солдатлар" җырын башкарып каршы алды. Ә саубуллашканда аларга нык сәламәтлек, иминлек һәм баш өстендә чиста күк йөзе теләделәр. Десантчы кунаклар балаларга күчтәнәчләр алып килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International