“Парк Хаус” янында һөнәри көллият укучылары җитештергән эшләнмәләр һәм авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе узачак

2012 елның 5 сентябре, чәршәмбе
22 сентябрь көнне иртәнге 9 дан көндезге 2 гә чаклы “Парк Хаус” сәүдә-күңел ачу үзәге алдындагы мәйданда һөнәри көллиятләр, урта һәм башлангыч һөнәри белем учреждениеләре, гомуми белем мәктәпләре, өстәмә белем бирү учреждениеләре, мәктәпара уку комбинатлары укучылары җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясе һәм эшләнмәләре ярминкәсе узачак. Бу чара инде  бишенче тапкыр уздырыла.  
Ярминкәдә башкала һәм республика районнарының 100 дән артык мәгариф учреждениесе катнашачак.
Биредә арзан бәяләрдән азык-төлек: ит һәм ит эшләнмәләре, бөртекле культуралар, яшелчә, ярма, җиләк-җимеш, бал һәм умартачылык продуктлары, сөт һәм сөт продуктлары, балык, тозланмалар, кайнатмалар, гөмбә, йомырка, икмәк, чәчәкчеләр продукциясе, бәйләнгән һәм тегелгән әйберләр, хуҗалыкта кирәкле төрледән-төрле җайланмалар, картина, сувенир һәм хәтта итекләр дә сатып алырга мөмкин булачак.
Чара      урта һәм башлангыч һөнәри белем учреждениеләре, гомуми белем мәктәпләре, өстәмә белем бирү учреждениеләре, мәктәпара уку комбинатлары укучыларының һөнәри белемен һәм хезмәт мөмкинлекләрен үстерү, камилләштерү, ТР яшьләре арасында эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү, популярлаштыру максатларыннан чыгып оештырыла. Максатларның тагын бер мөһиме: шәһәр халкын экологик чиста, тәмле, шул ук вакытта арзан да булган авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү.
Ярминкәгә рәхим итегез!
 
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International