Ел саен 2 нче августта илебездә күркәм дата – Һава десанты гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Һава десанты гаскәрләре – “канатлы пехота”, “зәңгәр беретлар” – гвардияче-десантларны нинди генә эпитетлар белән атамыйлар, әмма “Бездән башка беркем дә!” (“Никто, кроме нас!”) принцибы буенча яшәүчеләрнең көче, батырлыгы һәм ышанычлылыгы үзгәрешсез кала.
Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Һава десанты гаскәрләре ветераннары Волков Николай, Вавилов Валентин яшь буын десантчылар тарафыннан Һава десанты гаскәрләре көненә багышланган тантанага чакырылды.
Аларны район иҗтимагый оешмасы рәисе, запастагы чик сакчысы Р.Зиатдинов котлады. Өлкән десантчыларны бик җылы каршы алдылар, сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
Үзләрен яшь буын онытмавы интернат-йорт өлкәннәре өчен бик күңелле һәм дулкынландыргыч булды.
Бәйрәм көнен тәмамлап, “Алардан башка беркем дә” документаль фильмын карау оештырылды.