Бөгелмә мәшгульлек үзәгендә пенсия яшенә якынлашучылар өчен кайнар элемтә эшлиячәк

2019 елның 2 августы, җомга

5 август көнне Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә пенсия яшенә якынлашучылар өчен кайнар элемтә эшләячәк.

Бөгелмәлеләр хезмәт законнары нормаларын үтәү, федераль бюджет акчалары хисабына яңадан укыту, эш бирүченең пенсия яшенә җитмәгән затларны законсыз рәвештә эштән азат итү һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге компетенциясенә кергән башка мәсьәләләр буенча кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итә алалар.

Кайнар элемтә телефоны 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (8 85594) 4-19-55 номеры буенча эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International