"Астра" тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре интерактив остаханәләрдә

2019 елның 2 августы, җомга

1 августа Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләрен “Бөтенроссия Спас ярминкәсе” уңаеннан үткәрелә торган мастер – классларга, интерактив остаханәләргә чакырдылар.

Анда балалар үз куллары белән гади тал чыбыкларыннан “Талдан үрү” техникасында декоратив кәрзин үрде. Кайбер балалар үзләре шәһәр символикасы төшерелгән открыткалар бастырды, балчыктан әкият утравы ясадылар, үзләрен рәссам ролендә сынап карадылар һәм “Салкын батик” техникасында рәсем ясадылар. Балалар бик күп уңай тәэсирләр алдылар.

Чарада 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International